2021 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль органга буйсынган Питрәч муниципаль районына барып кайтты.
Чыгу кысаларында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан чаралар комплексы үткәрелде.
Казан территориаль органы хезмәткәре «Табыш» ҖЧҖ сәүдә объектында «Находка» кибетендә дежур торды, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар белән бәйле сорауларга җаваплар һәм консультацияләр бирде.
Моннан тыш, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре – шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен берничә семинар үткәрелде.
Чаралар үткәрү барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, шул исәптән товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышу өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.
Казан территориаль органы белгечләре мониторингларны да читләтеп үтмәде: базар конъюнктурасы үзгәрешен күзәтү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.