Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай шәһәре буенча әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина шәһәрнең күпфункцияле үзәгендә кизү тору үткәрде.
КФҮтә дежур торулар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация бирү, халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар хокукларын бозуларны киметү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлекләре белән килештерелгән графиклар буенча уза.
Чара дәвамында товарларны алыштыру һәм кире кайтару, техник яктан катлаулы товарларга гарантия сроклары, азык-төлек товарларының яраклылык срокларын үтәү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән гражданнарның сорауларына җаваплар бирелде, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, Татарстан Республикасында мәҗбүри маркировкаланырга тиешле аерым товарлар исемлеге турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белешмәлекләре кулланучыларга җиткерелде.