2021 елның 5 февралендә Кукмара районының Каркаус авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында сүз барды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тарату белән дәвам итте.
Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, сатучылар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп моментлары һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарга түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары аңлатылган семинар-укулар үткәрелде.