Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Өлкән буын – зур игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итүче катлам. Һәрвакыт зирәк буын файдалы киңәшләр бирә, тәҗрибә белән генә түгел, ә күңеленең юмартлыгы белән дә уртаклаша. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре бу иң ярдәмчел һәм игелекле аудиториягә аерым игътибар бирергә тырыша.

Халыкның хокукый белемен һәм кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклау механизмнары турында гражданнарга мәгълүмат бирүнең сыйфатын арттыру максатыннан, Түбән Кама территориаль органы белгече Аксубай районында «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» Кулланучылар белеме темасына семинар үткәрде, анда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International