Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә чираттагы очрашу уздырдылар.
Кабул итүнең максаты - кулланучылар базары өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү, кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм дөрес тотуның тотрыклы күнекмәләрен булдыру.
Барлык кызыксынган гражданнар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләреннән тиешле сыйфатта булмаган товар белән бәйле вәзгыятьтә кулланучы буларак үз хокукларын яклау турында компетентлы аңлатмалар һәм кыйммәтле киңәшләр ала алдылар.