Анкеталау үткәрелде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәренең КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация үткәрде. Территориаль орган белгечләре катнашучыларны 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасы белән таныштырдылар һәм пластик савыт-саба куллану буенча анкеталау оештырдылар. Анкета нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 93,5%ы пластик савыт-саба белән файдалануын күрсәтте. Нигездә, сораштырылучылар пластик савыт-сабада эчәргә яраклы су, көнбагыш мае, сөт продукциясе, минераль су һәм соклар сатып алуны өстен күрә. Кулланганнан соң, пластик тараны кулланучыларның 70,2% ы ташлый, хуҗалыкта – 24,3% ы кабат куллана, 5,5% кулланучы аны яндыралар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сораштырылучыларның 93,0%ы пластик материалларның әйләнә-тирә мохитне пычратуы турында белә.

Чара барышында халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International