Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәхси йорттан республика җитештерүчесенең пыяла шешәләренә агызылган билгесез спиртлы продукция сату белән шөгыльләнүчене ачыклады.
Азнакай районының Күктәкә авылында яшәүче гражданин «Казанская престижная» аракысы шешәләре ярдәмендә билгесез спиртлы сыеклыкны сату өчен, республика җитештерүчесе брендын кулланырга булган.
0,5 литр сыешлы шешәләр контрольлек итүче органнар тарафыннан тартып алынды, территориаль орган тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгату турында билгеләмә чыгарылган, үрнәкләр экспертизага җибәрелгән, хокук бозучыны җәза көтә.