ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегеннән тапшырылган тикшерү материалына нигезләнеп, «Д» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кибетендә 76 шешә күләмендә 53 исемдәге алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше факты ачыкланган.

Тэги: административ хокук бозу

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре сатып алучыларга тәкъдим ителгән һәм кулланучылар өчен бәяләре булган дүрт исемдәге алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләрен) сату фактын ачыклаган. Алкогольле продукция законсыз әйләнештә булган һәм административ хокук бозу турындагы эш буенча дәлилләре әһәмиятле документларсыз алкогольле продукцияне алу беркетмәсе рәсмиләштерелеп алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Сәүдә объектыннан барлыгы 130 литр сыра алынган.

Тэги: административ хокук бозу

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең полиция бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең медицина үзәге белән бер бинада урнашкан рестораннарының берсендә алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Бинаны карау барышында утыз литр күләмендә сыра продукциясе хуҗасыннан алынды.

Тэги: административ хокук бозу

13
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең яңа өлешендә урнашкан кибетләрнең берсендә үткәрелгән контроль чаралар барышында алкогольле продукцияне тиешле таләпләрне бозып сату факты ачыкланды. Аерым алганда: бер шешә сыра, ваклап сату вакытын чикләү чорында сатылган. Төнлә сыра сатуга шикаять уяу гражданин тарафыннан «Халык контроле» системасына килде.

Тэги: административ хокук бозу

20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу факты ачыкланды. 127 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: административ хокук бозу

6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сатканда минималь бәяләр күләменә, алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын чикләүгә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуга, сәүдә объектларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә мониторинг аша спиртлы продукцияне ваклап сатуга карата таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата таләпләрне үтәүне контрольдә тоту максатыннан чыгып, Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә алкогольле эчемлекләрне сату вакытын чикләүнең законда билгеләнгән сәгатьләрендә сыра сатылу фактын ачыклады.

Тэги: административ хокук бозу

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәхси йорттан республика җитештерүчесенең пыяла шешәләренә агызылган билгесез спиртлы продукция сату белән шөгыльләнүчене ачыклады.

Тэги: административ хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International