Бинаны карау барышында 30 литр күләмендә сыра продукциясе хуҗасыннан алынды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең полиция бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең медицина үзәге белән бер бинада урнашкан рестораннарының берсендә алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Бинаны карау барышында утыз литр күләмендә сыра продукциясе хуҗасыннан алынды.

22.11.1995 елның №171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктының 1 пунктчасы нигезендә «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» Федераль закон нигезендә алкогольле продукцияне ваклап сату, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, юридик затлар һәм, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә бирелгән лицензия нигезендә, эшчәнлекнең төп (устав) төре буларак медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы индивидуаль эшкуарлар тарафыннан рөхсәт ителми.

Алынган продукция белән бергә эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Кузгатылган эш кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре араны үлчәделәр, нәтиҗәдә, медицина үзәгенә керүдән рестобарга керүгә кадәр араның 10 метр тәшкил итүе ачыкланды. Араның үлчәме җәяүлеләр юлы буенча, кыска юлдан үлчәнә.

171 номерлы РФ Законының 16 статьясындагы 8 пункты нигезендә, әлеге статьяның 2 пунктындагы 10 пунктчасында күрсәтелгән тирә-юнь территорияләре чикләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән кагыйдәләр нигезендә, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, федераль әһәмияттәге шәһәр эчендәге муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләрен исәпкә алып билгеләнә.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының «Алкогольле продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясенең норматив хокукый актларын тормышка ашыру чаралары турында» 25.06.2013 елның 938 номерлы карары нигезендә, җәмәгать туклануы предприятиесенә кергәннән алып медицина оешмасына кергәнчегә кадәр (булган очракта) 25 метрдан ким булмаган зонада алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.

Шулай итеп, хосусый эшмәкәр медицина учреждениесенә (медицина үзәгенә) керүдән ерак түгел (25 метрдан кимрәк арада) алкогольле продукцияне ваклап саткан, ягъни РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлешендә каралган административ хокук бозу (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу). Эш материаллары Түбән Кама шәһәр судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International