Планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегеннән тапшырылган тикшерү материалына нигезләнеп, «Д» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кибетендә 76 шешә күләмендә 53 исемдәге алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше факты ачыкланган.

Алкоголь продукциясе кибетнең склад бинасында урнашкан, аның сатылуы турында мәгълүмат элек бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлгән булган, анда мәгълүматны кабул итүне һәм тапшыруны тәэмин итүче программа-аппарат чарасы кулланылган. Чынлыкта алкоголь продукциясе кибет сатучының эш урынында сатыла.

Россия Федерациясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм әйләнешенең хокукый нигезләре һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт җайга салуы һәм куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.19 статьясында каралган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу).

Бу материал нигезендә планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International