Татарстан Республикасы территориясендә 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату тыела

2021 елның 13 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең яңа өлешендә урнашкан кибетләрнең берсендә үткәрелгән контроль чаралар барышында алкогольле продукцияне тиешле таләпләрне бозып сату факты ачыкланды. Аерым алганда: бер шешә сыра, ваклап сату вакытын чикләү чорында сатылган. Төнлә сыра сатуга шикаять уяу гражданин тарафыннан «Халык контроле» системасына килде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 06.03.2015 елның 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пункты (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр тыела.

Хокук бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм аны карап тикшерү өчен ведомствога җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International