2021 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлки районында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар үткәрелде. Шулай итеп, үсеп килүче буынның кулланучылар белемен арттыру, белем бирү процессының стандарт булмаган рәвешләрен үстерү өчен Иске Матак урта мәктәбе укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрелде. Базарлы Матак авылында яшәүчеләр белән очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарга консультация бирелде. Шул максаттан «Азалия» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм сатучылар өчен семинар-укулар оештырылды. Моннан тыш, «Алып Хан» сәүдә йортында дежур тору, КФҮ ДБУдә консультация өстәле, халыкның социаль яктан зәгыйфь катламнары өчен лекция-әңгәмә, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрелде.
Чаралар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, шул исәптән «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен, озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында», Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле законнардагы үзгәрешләр аңлатылды, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» да сүз барды.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышу өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.