2021 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча шәһәр җирлегенең Иске Айван авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Гражданнарны кабул итүдә катнашучылар кулланучыларның мәгълүматка хокукы; тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү хокукы; товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә китерелгән зыянны түләттерү хокукы; шулай ук көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук сатучыларның, ягъни сату-алу килешүе буенча товарларны сатучы предприятие, оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ничек яклавы турында аңлатылды.
Өстәмә рәвештә, гражданнарга товарларны ваклап сату өлкәсендә 2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары үз көченә кергән яңа кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде. «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шушы ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары белән расланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты һәм «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы эше турында искә алынды.