Чарада катнашучылар җаваплар ала алдылар

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Балтач авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыкканчы да, гарантия срогы чыккач та товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында, кире кайтарылырга яки алмашырга тиешле сыйфатлы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.

Сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ.б. нигезләмәләре буенча аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International