Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Балык Бистәсе районына барып кайтты.
Районга чыгу кысаларында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан чаралар комплексы үткәрелде.
Әлеге чаралар сәүдә объектларында дежур-консультацияләр үткәрүне, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен семинарлар үткәрүне үз эченә алды. Алар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә гамәлдәге закон нормалары, шул исәптән товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышу өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.
Казан территориаль органы белгечләре мониторингларны да читләтеп узмады – кулланучылар кәрҗине һәм бәяләр турында җыелган барлык мәгълүмат, оператив рәвештә, агымдагы базар вәзгыятен гомумиләштерү һәм алга таба анализлау өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратына җибәрелде.