Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары өчен «Кулланучы һәм аның хокуклары» дигән темага дәрес үткәрде.
Һәр кеше үз тормышында бик күп роль уйный: укучы, абый, апа, ата-ана, дусты.
Әмма без барыбыз да, бу дөньяга килү белән мөһим бер рольдә. Ул - кулланучы роле. Укучылар белән бу дәрестә нәкъ менә кулланучы хокуклары турында сүз барды.
Дәреснең беренче өлешендә балалар «кулланучы» төшенчәсе белән таныштылар, кулланучының төп хокуклары һәм аларны яклау мөмкинлекләре турында белделәр, шулай ук товар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге белән таныштылар. Дәреснең икенче өлешендә «Яшь кулланучының кулланучы белемнәре» темасына анкеталау үткәрелде. Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр:
1) Нәрсә ул «гарантия срогы»?
2) Нәрсә ул «товарның хезмәт итү вакыты»?
3) Нәрсә ул «товарның яраклылык срогы чыгу»?
Дәрес ахырында барлык катнашучыларга «Кулланучылар кредиты: заемчы белешмәсе», «Кулланучының мәгълүматка хокукы», «Электрон түләүләр нәрсә ул һәм үз электрон акчаларыңны ничек сакларга?» дигән темаларга кулланучылар белемен арттыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Укучыларга шулай ук «кайнар линия» телефонының эше турында да хәбәр иттеләр. (88552) 71-43-03 телефоны буенча теләгән һәркем кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ала ала.