Богородское авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Богородское авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучыларны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы чыккач та, гарантия срогы чыкканчы да товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфаттагы товарлар турында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында сораулар кызыксындырды. Барлык бирелгән сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде.

Өстәмә рәвештә, гражданнарга «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында шундый ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфаттагы товарлар исемлеген, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2463 номерлы карары турында мәгълүмат бирелде.  

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-порталы эше турында искә төшереп үтелде, анда әлеге тематика буенча һәрвакыт актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә – барлык мөһим һәм актуаль бүлекләргә онлайн керү мөмкинлеге бар, мәгълүмат даими рәвештә актуальләштерелә, шулай ук гражданнар үз проблемалары буенча мөрәҗәгать итә яки гамәлдәге законнарны бозу фактлары турында хәбәр итә ала.

Күчмә кабул итү кысаларында Казан территориаль органы башлыгы шулай ук әлеге торак пунктта эшләүче авыл муниципаль хезмәткәрләре өчен дә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International