Йолдыз авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаттылар

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Йолдыз авылында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча чаралар үткәрде.

Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы кыскача бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән сату кагыйдәләренә үзгәрешләр каралды. Авыл халкына сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучы тарафыннан товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.

Урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен лекция үткәрү барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре һәм «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273 номерлы Федераль закон каралды.

Күчмә чара барышында Йолдыз авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International