Чистай территориаль органында 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында 2020 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Ел дәвамында хезмәткәрләр тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт контроле башкарылды, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш алып барылды, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрелде. Эшчәнлек барышында белгечләр дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык белән хезмәттәшлек иттеләр.

Территориаль орган начальнигы Александр Панов, 2020 ел нәтиҗәләре буенча ведомствога караган районнардагы хәлне анализлап, хезмәткәрләр алдына 2021 елга бурычлар куйды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур бүлекчәләре начальниклары үткәрелгән киңәшмәдә Zoom платформасы аша катнашты. Алар территориаль органның эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча эшен бәяләделәр һәм аерым күрсәткечләрне яхшырту буенча киңәшләр бирделәр. Территориаль органнар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге 14 күрсәткеч буенча бәяләнә һәм 2020 ел нәтиҗәләре буенча Чистай территориаль органы «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы» конкурсында 2 нче урынны алды.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Чистай муниципаль районы исеменнән Александр Панов алдынгы хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International