Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 18 февралендә шәхси эшмәкәр Җәләлиева Р.И. (Әтнә районы) сәүдә объектында укыту семинары үткәрде. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, аның нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар күрсәтелмәгәндә, сатучы кулланучыга, гадәттә, куела торган таләпләргә туры килә торган һәм мондый төрдәге товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товарны тапшырырга тиеш.
Шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Шул исәптән, кулланучылар базары өлкәсендә сатучыларны гына түгел, сатып алучыларны да кызыксындырган күп кенә мәсьәләләр каралды.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.