Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны ундүрт көн эчендә алмаштырырга хокуклы

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Казан шәһәре кибетендә үлчәме буенча туры килмәгән җиңел автомобиль өчен трансмиссия подшипнигы сатып алган ир-ат мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, подшипникны сервис үзәгендә урнаштырырга омтылу нәтиҗәсендә, аның утырту оясына зурлыгы туры килмәвен ачыклаганнар.

Берничә көннән соң кулланучы кибеткә товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итә, әмма сатучы товарга тикшерү үткәрергә кирәклеген хәбәр итә, чөнки товарның куллануда булуына шик бар. Бер атнадан соң кулланучыга шалтыратып, товарны алмаштырудан баш тартуы турында хәбәр итәләр. Кулланучы моның белән килешми, чөнки товарда куллану эзләре булмаган, һәм ул мөмкин дә түгел, ди ар-ат.

Әмма территориаль органга мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр унбиш көннән артык вакыт узган. Мәсьәләне закон нигезендә хәл итүгә исә подшипникны тапшырганда сатучыга бернинди дә документлар бирелмәгәнлеге дә  комачаулый. Сатучыга товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итү көнен билгеләү мөмкин түгел, чөнки барысы да телдән генә сөйләшенгән.

Сатып алучы, законнарны белмәүгә бәйле рәвештә, үз хокукларыннан мәхрүм ителә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы нигезендә, кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алмаштыруга хокуклы.

Шул ук вакытта сатучылар еш кына сатып алучының хәленә кереп, тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарны алыштыра, хәтта мөрәҗәгать итү вакыты узган булса да. Монда күп нәрсә кулланучының үзенә һәм аның сатучыга якын килү юлын таба белүенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International