2021 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, кулланучылар культурасының дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Арча муниципаль районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 8 сыйныф укучылары өчен дистанцион дәрес үткәрде. Бу чарада тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сәгедиева да катнашты.
Территориаль орган хезмәткәре тарафыннан кулланучының, территориаль орган тәҗрибәсеннән кызыклы мисаллар белән, сатучының төп хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардан терминнар яңгыратылды. Сатып алынган товарда җитешсезлекләр табылганда гамәлләр алгоритмы җиткерелде. Ягъни, дәрестә кулланучылар көн саен очраша торган иң мөһим проблемаларга кагылып үттеләр. Территориаль органга мөрәҗәгать итү ысуллары турында мәгълүмат җиткерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде.