Түләнгән акчаны кире кайтарырга соңгы өмет

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына бер кулланучы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Эш шунда ки, 2020 елның май аенда ул җиһаз ясау һәм аны тиешле урынга урнаштыру турында башкаручы белән килешү төзегән. Килешү нигезендә, подрядчы 2020 елның 11 августына җиһазларны әзерләп урнаштырырга тиеш булган.

Әмма билгеләнгән көнне дә, бүген дә килешү үтәлмәгән. Подрядчы, килешү шартларын үтәмәс өчен төрле сәбәпләр уйлап чыгара: эш башкару өчен акчасы юк икән, яки хезмәткәрләр юкка чыккан, башка вакытта ул сәламәтлеге буенча эшли алмый.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече судка дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм күрсәтте, анда кулланучы подряд килешүен өзүне, 46 000 сум күләмендә алдан кертелгән түләүне кире кайтаруны, билгеләнгән эш вакыты чыккан һәр көн өчен неустойканы түләүне һәм мораль зыянны каплатуны сорый.

Кулланучы таләпләре канәгатьләндерелер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International