Укучылар белән профилактик чара үткәрелде

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Константиновка бистәсендәге 47 нче мәктәп укучылары белән чара үткәрде.

Чара барышында мәктәп укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нормаларын куллану буенча күнекмәләр алдылар, кулланучылар культурасының үзенчәлекләре турында белделәр, чөнки һәр көн, сатып алганда яки хезмәтләр алганда, без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Танышу өчен укучыларга сатучыга (башкаручыга) претензияне ничек рәсмиләштерергә, дөрес туклану, туристик һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, банк хезмәтләре күрсәтү буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Очрашу барышында шулай ук мәктәп укучылары белән бергә «коррупция» төшенчәсен, аның күренешләрен һәм һәр гражданинның бурычы белән таныштылар. Чара ахырында укучылар коррупцияне актив тормыш позициясе алып барганда гына, коррупция күренешләре киңлеген тарайту һәм четерекле мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итеп кенә, коррупциягә каршы торучанлыкны мәктәп эскәмиясеннән үк сеңдерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Гражданнарның хокукый яктан хәбәрдар булуы - җитештерүче үз өстенә алган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуның нәтиҗәле механизмы.

Әгәр җәмгыятьнең күпчелек өлеше үз хокукларын мәктәп эскәмиясеннән белсә һәм аларны яклаудан курыкмаса, җитештерүченең базарга билгеләнгән сыйфатлы товар җибәрүдән тыш сайлау мөмкинлеге калмаячак.

Куллану белемнәре нигезләрен үзләштергән һәм аларны практикада куллана белгән кеше үзен генә түгел, күп кенә башка гражданнарның да хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International