Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре лаеклы бүләкләрен алды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә хезмәткәрләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең (Росалкогольрегулирование) һөнәри эшчәнлегендәге югары казанышлары һәм мактауга лаеклы хезмәте өчен Рәхмәт белдерелде:

Арсланов Рөстәм Әсхәт улына – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә зур өлеш кертүе өчен Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте белдерелде:

Арсланова Розалия Мәхмүт кызына - эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы;

Токмин Данил Геннадьевичка – «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторинг республика үзәге» җитәкчесе.

Татарстан Республикасы гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты тапшырылды:

Митюшкин Юрий Ивановичка - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторинг республика үзәге» җитәкчесе урынбасары.

Мактауга лаеклы хезмәт эшчәнлеге, сатыла торган алкогольле продукциянең сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды:

Мөхәммәтҗанова Роза Мәҗит кызына - алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлегенең әйдәп баручы белгече;

Хәкимова Нәфисә Яхъя кызына - Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы;

Хамматов Фәннур Гаптелбәр улына - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте белдерелде:

Асулкаева Эльвира Таҗахан кызы – контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклылыгын ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәте белдерелде:

Гатауллина Гөлнара Наил кызына - алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базарын анализлау бүлегенең әйдәп баручы белгече;

Нурмөхәммәтова Гүзәл Фәрит кызына - финанс контроле бүлегенең әйдәп баручы белгече.

Нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль–икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәте белдерелде:

Ларионова Наталья Юрьевнага - дәүләт сатып алулары һәм эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы;

Хуҗина Рима Нурулла кызына - финанс контроле бүлеге начальнигы.

Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшендә югары профессиональлек һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәте белдерелде:

Җамалетдинов Ильяс Илдус улына - административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы урынбасары;

Матурова Виктория Олег кызына - административ һәм суд практикасы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.

Тэги: бүләкләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International