Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләрен Яшел Үзән районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген 01.03.20021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында хезмәткәрләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итүгә керткән өлеше һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүе өчен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Мирасова Лала Назыйм кызы – Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;

Өметбаева Венера Рафаил кызы - Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.

Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз.

Тэги: бүләкләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International