Яр Чаллы территориаль органында йомгаклау киңәшмәсе узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы территориаль органында 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ZOOM платформасын кулланып узды.

Йомгаклау киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты бүлекләре начальниклары Татьяна Хәбибуллина, Розалия Арсланова, Илдар Хуҗин, Елена Солуянова катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина алып барды.

Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел катлаулы булды, әмма 2020 ел дистанцион эшнең яңа методикалары өчен стимул булды һәм яңа нәтиҗәле формалар кертү чоры булды. Интернет-ресурслардан файдаланып эшләүнең яңа практикалары куелган бурычларны тулысынча үтәргә мөмкинлек бирде.

Башкарылган эшләр турында Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина чыгыш ясады - ул үз чыгышында 2021 елга эш нәтиҗәләре һәм бурычлар турында сөйләде. Яр Чаллы территориаль органы бүлекләре башлыклары үз чыгышларында узган 2020 ел өчен хисап тотты, ирешелгән күрсәткечләр турында сөйләде, шулай ук проблемалар һәм аларны чишү юллары билгеләнде.

Киңәшмә «сорау-җавап» форматында узды, аппарат бүлекләре башлыклары үз киңәшләрен бирделәр, куелган бурычларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды:

Контроль-инспекция бүлеге консультанты Э. Р. Досмановага «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале тапшырылды;

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты белән эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р. Г. Прилукова бүләкләнде;

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Арсланова Н. В. - контроль-инспекция бүлеге башлыгы;

Р. С. Маненкова - эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты белән Ентураева А.А. - эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең I разрядлы белгече бүләкләнде.

Тэги: киңәшмә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International