Кулланучылар өчен китап кибетендә консультация өстәле оештырдылар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

03.03.2021 елда «Тургай » кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм кибет директоры белән очрашу оештырылды. Әлеге очрашу Татарстан Республикасында игълан ителгән «Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында үткәрелде.

Татарстан Республикасы - күпмилләтле республика, күп милләт вәкилләре - рус, чуаш, удмуртлар, мордвалар, марилар һәм башка халыклар бердәм һәм тату яшиләр. Республикада телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкларның бердәмлеге мәсьәләсе агымдагы елда төп мәсьәлә булачак.

Милли стильдә бизәлгән кибеттә милли киемнәр, чигелгән түбәтәйләр һәм курчаклар, китаплар, календарьлар, татар телендәге плакатлар тәкъдим ителә. Очрашу татар телендә оештырылган иде, чөнки кибет контингенты - татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче һәм яратучы кешеләр, татар телендә сөйләшүче һәм укый торган кешеләр.

Кулланучыларга һәм кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Чарада катнашучылар РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, № 2463 карары үз көченә керүе турында хәбәр иттеләр: «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының мондый товарны ремонтлау яки алыштыру чорында аңа шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында».

Тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегендә 14 нче пунктта периодик булмаган басмалар (китаплар, брошюралар, альбомнар, картографик һәм ноталы басмалар, листовые басмалар, календарьлар, буклетлар, мәгълүматның техник чыганакларында урын алган басмалар) алмаштырылырга тиеш түгел. Бу товарлар, җитешсезлекләре булмаган очракта, кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый.

Безнең мульти-мәдәни республика өчен һәр кеше үз хокукларын кулланучы буларак белсен, аларны яклый белсен, туган телдә сөйләшә, җырлый алсын, үз традицияләрен киләчәк буынга тапшырсын өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International