Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре күргәзмә эшендә катнашты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

2021 елның 3-6 мартында Яр Чаллы шәһәренең «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәгендә «Строй - экспо - Татарстан - 2021» дип исемләнгән махсуслаштырылган күргәзмә эшләде.

Күргәзмәдә җирле, чит ил җитештерүчеләре һәм дилерлар катнашты. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кухня экспонатлары, дивар панельләре, полимер композиттан идән капламнары, җиһаз, келәмнәр, каминнар, баскычлар, вазалар тәкъдим ителә. Кызыклы күргәзмә кулланучыларның, шәһәр халкының һәм республиканың якын-тирә районнарында яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Чөнки күргәзмәдә тәкъдим ителгән товарлар үз йортлары белән яшәүчеләр һәм үз хуҗалыгы булганнар өчен бик актуаль. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре күргәзмә эшендә катнашты, фойеда кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Күргәзмә дәвамында җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашканда, белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге эшчәнлеге, «кайнар линия» телефоны (88552) 71-43-03 турында мәгълүмат бирделәр. Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар тәкъдим ителде. Белгечләр тарафыннан кулланучылар хокукларын бозу өлкәсендә бирелгән сорауларга компетентлы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International