Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары өчен хокукый белем дәресе үткәрелде

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

9 март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Татарстан Республикасы Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокуклары һәм мәгълүматларны яклау белән таныштыру буенча класстан тыш дәрес үткәрде.

Чараның максаты - укучыларны мәгълүматка хокук, тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрдән килгән зыянны түләттерү хокукы кебек төп кулланучылар хокуклары белән таныштыру; көндәлек тормышта кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук сатучыларның, ягъни сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сатучы предприятиеләр, оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ничек яклавын күрсәтү; махсус укыту-хокукый белемнәрне формалаштыру эшен дәвам итү; конфликтны законлы рәвештә дөрес хәл итү юлын табу һәм дөрес тәртип күнекмәләрен формалаштыру буенча эшне дәвам итәргә өндәү.

Ачыклык өчен бүлек белгече гражданнардан кулланучылар хокукларын бозганда һәм аларны хәл итү ысулларында еш кына килеп торган мөрәҗәгатьләрнең мисалларын китерде. Шулай ук укучылар арасында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасына сораштыру үткәрелде. Чара ахырында кулланучылар өчен төрле тематикага белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International