Ел дәвамында, районнарда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шундый ярминкәләрнең берсе Минзәлә шәһәрендә узды. Авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Сатып алучыларга итнең киң ассортименты тәкъдим ителде: сыер ите, сарык, кош-корт ите; сөт продуктлары; бал; бәрәңге, кишер, чөгендер һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе дә күп иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре дә ярминкәдә катнашты - килүчеләр кирәкле товарлар сатып алып кына калмыйча, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә ала алдылар.
Сатучылар белән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Азык-төлекне саклауның температура режимын, яраклылык вакытын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Чара барышында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары өләшенде.