Мичән авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. Авыл халкының сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов җавап бирде.

Гражданнарны кабул итүне үткәрүнең төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар культурасын һәм товарлар сатып алганда үз-үзеңне дөрес тоту тәрбияләү.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә кулланучылар хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре яктыртылды, чөнки һәркем сатып алучы ролендә һәм еш кына күпләр товарлар базарында яки хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу очраклары һәм проблемалары белән очраша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International