Яшел Үзән шәһәренең «7 Дней» кибетендә яңа продукцияне дегустацияләү үтте

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында «7 Дней» кибетләре челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында «Зеленодол икмәк комбинаты» ЯАҖ җитештергән яңа икмәкләргә дегустация үткәрелде. Дегустацияләр ҖЧҖ «Март», №45 «Алита» кибетләрендә узды. Кулланучыларга 7 төрле әйбер тәкъдим ителде: «Прованс» икмәге, «Җитенсез» икмәге, «Бәрәңгеле» икмәге, «Авыл» икмәге, «Старинный» багеты, «Җиңел нигезле» икмәге һәм «Алмалы ләззәт» икмәге. «Җиңел нигезле» икмәге һәм «Алмалы ләззәт» икмәге киселгән формада җибәрелә. Бу икмәкләр азык җепселләре, аксым һәм катлаулы углеводларга бай, алар озак вакытлар туклану хисен тәэмин итәчәк һәм ашкайнатуга булыша. «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ маркетологы шәһәр һәм район халкына тәкъдим ителгән продукция һәм аның шифалы үзлекләре турында сөйләде. Катнашучылар үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, дегустация турында үз фикерләрен әйттеләр. Тәкъдим ителгән продукцияне тәменә карап, кулланучылар шунда ук кибеттән сатып ала алдылар. Чара барышында барлык катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар: «Вестник потребителя Татарстана» газеталары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International