«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чара узган

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре ярдәме белән Роспотребнадзор идарәсе белгечләре белән берлектә очрашу үткәрде. Традиция буенча, тернәкләндерү үзәгендә инде күп еллар оештырылып килүче очрашулар, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл итү, киң җәмәгатьчелекне бу эшкә җәлеп итү өчен сәбәп булып тора.

Әлеге чара ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында узды. Очрашу башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге өлкәсе, Яр Чаллы территориаль органына йөкләнгән бурычлар һәм функцияләр турында мәгълүмат ирештерелде, шулай ук сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында сөйләштеләр. Катнашучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү турында сөйләделәр, ул быел «Пластик материал белән пычрануга каршы көрәш» девизы астында уза.

Ял итүчеләр һәм үзәк белгечләре кулланучыларның төп хокуклары, сыйфатсыз товар сатып алганда килеп чыккан теге яки бу хәлләрне хәл итү механизмы белән таныштылар. Барлык очракларда да кулланучылар хокукларын яклау турында 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы кулланучыларны яклауга көйләнгән. Аның 18 статьясында товарда җитешсезлекләрне ачыклаганда, сатучыга әйберне алыштыру, бәяне киметү, товарның сату яки ташламалар белән сатылуына карамастан, акчаны кире кайтару турында төрле таләпләр куярга мөмкин, диелгән. Язма дәгъваны күрсәтеп, вакытны сузмаска гына кирәк. Ачыклык өчен практикадан мисаллар китерелде.

Чара ахырында кулланучылар базары өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Чарага әзерлек дәрәҗәсе һәм белгечләрнең компетентлыгы югары бәяләнде. Катнашучылар мондый очрашуларның нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр, урында ярдәм алу бик уңайлы булуы турында сөйләштеләр. Барлык катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International