Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучыларның законлы хокукларын якларга ярдәм итә

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданин К. үзенең хокукларын судта яклау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Әйтик, 2020 елның 21 октябрендә әлеге кулланучы тарафыннан кесә телефоны сатып алынган, аны эксплуатацияләү барышында кимчелек ачыкланган (телефон кабызылмаган).

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 18 статьясындагы 1 өлеше нигезендә (алга таба – кулланучылар хокукларын яклау турында Закон) гражданин 2021 елның 30 гыйнварында сатучыга акчаны кире кайтару һәм сату-алу килешүен өзү турында таләп белән мөрәҗәгать иткән.

Сатучы экспертиза үткәрү өчен товарны кулланучылар хокукларын яклау турында Законның 21 статьясы нигезендә кабул итеп ала, бу эш кабул итү квитанциясе белән расланган, квитанция нигезендә экспертиза әзерлегенең якынча датасы - 2021 елның 4 феврале дип күрсәтелгән була.

Товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында кулланучының таләбе, кулланучылар хокукларын яклау турында Законның 22 статьясы нигезендә тиешле таләп куелганнан соң ун көн эчендә сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.

Әмма сатучыдан товардагы җитешсезлекләрнең сәбәпләре, акчаны кире кайтаруның әзерлеге турында мәгълүмат килми. Берничә тапкыр мәгълүмат алырга теләү омтылышы нәтиҗәсез кала бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы үз компетенцияләре кысаларында кулланучыга дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм итте. Эшне караганда, яклар үзара килешү төзеделәр, аның нигезендә җавап бирүче кулланучыга сыйфатсыз товар өчен 15800 сум күләмендә акчаны кире кайтарды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат карарлары белән кулланучылар хокукларын яклауның дәүләт мәгълүмат ресурсында (ТАТЗПП) танышырга мөмкин https://www.tatzpp.ru/ - «суд карарлары банкы» модуле https://www.tatzpp.ru/view/sudresh/, закон бозучылар реестры белән югарыда күрсәтелгән сайтта «тәртип бозучылар реестры» блогында танышырга мөмкин.

Кулланучылар өчен претензияләр үрнәкләре, шулай ук кулланучылар хокуклары буенча белешмәлекләр түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган https://www.tatzpp.ru/tree/3568/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International