Хокук бозуларны профилактикалау кысаларында

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Элек профилактикага икенче дәрәҗәле роль бирелсә, хәзер, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын үткәрү кысаларында, профилактик эш беренче планга чыга.

2021 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләре булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Үткәрелгән чараның төп максаты - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту мәсьәләләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау.

Предприятие вәкилләре игътибарына җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә рөхсәт ителә торган тәртип бозулар һәм аларны булдырмас өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерелде.

Очрашуда территориаль орган хезмәткәрләре биналарда легаль булмаган хәмер продукциясен, шул исәптән төрле чаралар (банкетлар, тантаналар һ.б.) уздырганда, куллануны булдырмау мәсьәләре күтәрделәр.

Заказ бирүчедән кибеттә алкогольле продукцияне сатып алуның легальлеген раслаучы чекларны, башка документларны таләп итәргә, һәр шешәдә партиянең теркәү номеры булуны һәм сатып алуның бөтенлеген тикшерергә, әйләнештә алкогольнең легальлеген билгеләргә мөмкинлек бирүче төрле сервислардан файдаланырга (мисал буларак: «АтиконтрофактАлко» кәрәзле телефонына кушымта) киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International