2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре күптән түгел ачылган «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде, чөнки яңа сәүдә объектлары өчен әлеге мәсьәләләр аеруча актуаль булып тора.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Шулай ук сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Семинар барышында законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешле исәпкә алу өлешендә дә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.
Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә сәүдә объектларында сатучылар һәм кибет хезмәткәрләре өчен дә, кулланучылар өчен дә мәҗбүри булган битлек режимны үтәү буенча бурычлар турында мәгълүмат бирелде.