«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында һәм халыкның хокукый аң-белемнәрен күтәрү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының «Наз» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу оештырды.
Белгеч үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Тыңлаучыларга «Халык контроле» системасы турында мәгълүмат җиткерелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, № 2463 карарының төп моментлары аңлатылды.
Конфликтлы хәлләрне караганда кулланучылар тарафыннан претензияләр белдерү ысулларына һәм тәртибенә, якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләрдәге проблемаларны хәл итү юллары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре күтәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.
Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр һәм эшләр күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, кулланучыларга Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде, анда хезмәткәрләр әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.