Халыкның социаль яктан аз тәэмин ителгән категорияләре өчен хокукый укулар уздырылды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2011 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУДӘ халыкның социаль якланмаган төркеменә керүче гражданнар өчен чираттагы профилактик чара үткәрде.

Халык белән актив аңлату эшләре алып бару кулланучылар белеменең дәрәҗәсен арттырырга һәм үз-үзләрен яклау системасын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, халыкта үз-үзен тотышы күнекмәләрен формалаштыра.

Мондый чаралар үткәрү «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Чарада 30дан артык кеше катнашты. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә якларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, претензияләрне дөрес төзүдә консультация ярдәме күрсәтелде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны куллану мәсьәләләре буенча сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан чыгып, барлык катнашучыларга да мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International