Бардан чыгарып аракы сату факты ачыкланды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

29 мартта Татарстан Республикасы Арбитраж суды «N» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенә карата административ хокук бозу турындагы эш буенча законсыз дип тану һәм аны юкка чыгару турындагы гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартты.

Вакыйганың тарихы узган елның сентябрь аенда ук башлана, Бөгелмә шәһәрендә урнашкан «N» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алкогольле продукцияне чыгару (эчү) шартын бозып, алкогольле продукцияне ваклап сату факты буенча Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан ачыкланган иде.

Тәүлек буе эшли торган «24 сәгать» барында алкогольле продукцияне ваклап сатуны гамәлгә ашыру турында №171-ФЗ Федераль закон таләпләрен үтәү буенча барлык тиешле чаралар күрелмәгән. 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 4 өлеше җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сату килүчеләргә хезмәт күрсәтү залы булган җәмәгать туклануы оешмалары объектларында гына гамәлгә ашырыла, ә җәмәгать туклануы объектында сатып алынган алкогольле продукцияне куллану (эчү) әлеге объектта гына рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International