Базарда кизү тордылар

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә Мәүлетов урамы буенча урнашкан базар территориясендә кизү тору үткәрде.

Чара үткәрү кысаларында эшмәкәрләр, сатучылар һәм кулланучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.

Катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләр һәм ачыктан-ачык җаваплар алдылар.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Кизү тору программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы;

- кулланучыларга товарлар сату (хезмәтләр күрсәтү);

- үрнәкләр буенча товарлар (хезмәтләр) сату/ дистанцион ысул буенча сату (хезмәтләр);

Чара мәгълүмати материаллар: актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International