21.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Дәрвишләр» торак массивында Липатов урамында урнашкан сәүдә павильоннарында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен чаралар үткәрелде.
Чаралар үткәрү кысаларында эшмәкәрләр, сатучылар һәм кулланучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм вакытлары аңлатылды.
Чара мәгълүмати материаллар: актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар тарату белән тәмамланды.