Сервис сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

2021 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Пятерочка» супермаркеты һәм «Азино-2» универсамасы хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Шулай ук сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International