Кулланучылар мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия»сенә бер кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Кибеттә суыткыч сатып алдым, ләкин ул бер ел да хезмәт итмәде, ватылды. Ремонт ясату турында сатучыга мөрәҗәгать иттек, алып килегез, диделәр. Гарантия ремонтын үткәрү һәм кире кайтару өчен суыткычны сервис үзәгенә кем китерергә тиеш?

Арча территориаль органы белгече кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18 ст.7 п. нигезендә ремонт, бәяләү, алыштыру һәм (яки) кире кайтару өчен 5 кг. нан артык авырлыктагы зур габаритлы товарны китерү, сатучы көче белән гамәлгә ашырыла. Әлеге бурыч үтәлмәгән очракта, шулай ук сатучының урнашу урынында булмавы очрагында, күрсәтелгән товарларны китереп җиткерү һәм (яки) кире кайтару кулланучы тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин. Шул ук вакытта сатучы товарны китерү һәм (яки) кире кайтару белән бәйле чыгымнарны капларга тиеш. Сатучының товарны китерү һәм (яки) кире кайтару буенча тотылган чыгымнарын кире кайтару бурычы кимчелекләре булган товар сатканда гына барлыкка килә. Әгәр сервис үзәге тарафыннан җитешсезлек сезнең гаебегез белән килеп чыгуы расланса, сатучы сезгә тотылган чыгымнарны кайтарудан баш тартырга хокуклы.

Югарыда телгә алынган мәсьәлә кулланучы файдасына хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International