Кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

06.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә кулланучылар өчен кизү торулар үткәрелде.

Чаралар үткәргәндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге2463 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта мөрәҗәгать итү өчен координатлар бирелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә «битлек» режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International