Кулланучылар һәм Мәскәү базарына килүчеләр өчен кизү тору оештырылды

2021 елның 7 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Мәскәү базары территориясендә кизү тору үткәрелде.

Профилактик чаралар үткәрү кысаларында эшмәкәрләр, сатучылар һәм кулланучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, аерым товарларны сату Кагыйдәләре.

Барлык катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә битлек режимын саклау турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International