Сыйфатлы сервис - яшерен корал

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бүген, базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакыт популяр булуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру хәлиткеч фактор булып тора. Кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү -конкурентлы өстенлекләрнең берсе генә түгел, эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә бу бердәнбер өстенлеккә әверелде. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә.

2021 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан «Азалия» (Казан шәһәре, Мәүлетов ур.) сәүдә рәтләре хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрелде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Шулай ук сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешма элмә такталары булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, сатып алучының дәгъваларын карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International