Барлыгы 26,35 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чарасы үткәрү барышында Аксубай районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка гына, физик зат тарафыннан алкогольле продукция (аракы, шәраб, сыра) сату факты ачыкланды. Моннан тыш, 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган ике шешә сатуда булган. Шулай ук ике атамадагы аракыда билгеләнгән үрнәктәге марка булмаган. Барлыгы 26,35 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды. Ачыкланган хокук бозулар буенча РФ КоАП 14.17.1 ст.1 ө.һәм 15.12 ст.4 ө.буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International