Җылы һава торышы башлану белән төнге сәгатьләрдә алкогольле продукция сату турында шикаятьләр саны артты. «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сатуны тыю турындагы нормалар эшмәкәрләр тарафыннан даими рәвештә бозыла. 2021 елның 11 маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында Чаллы шәһәренең «Изба» сәүдә челтәре кибетендә алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыкланды.
Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылган.