Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бер гражданин «Нива» автомобиленә гарантия срогы һәм хезмәт күрсәтү уңаеннан автосалон белән бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Бер елдан соң машина, кулланучы сүзләренә караганда, «чәчәк ата» башлаган һәм хәл көннән-көн катлаулана барган.
Гражданин биргән барлык документларны анализлап, претензия төзелде, әмма ул сатучы тарафыннан кире кагылды.
Гамәлдәге закон нигезендә, киләсе этап – эшне судка бирү.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә документларны анализлаганда, кулланучыга гарантия йөкләмәләренең гамәлгә керүе һәм башка мөһим мәгълүмат җиткерелмәве турында мәгълүматның кулланучылар хокукларын яклау турында Законның 10 статьясын бозу булып торуы ачыкланды.
Нәтиҗәдә, кулланучы яңа автомобиль алачак, ә Казан территориаль органы хезмәткәрләре – фидакарь хезмәте өчен кулланучының рәхмәтенә лаек.